- чүп
- I. 1. Өйдә, урамда һ. б. ш. урыннарда була торган ташландык, кирәкмәгән вак-төяк кисәкләр, калдыклар 2. Берәр нәрсәне эшкәрткәндә барлыкка килгән вак кисәкләр, вак калдык. Нәр. б. бер кечкенә кисәге, бөртеге; кечкенә бер чит нәрсә күзгә чүп керү 3. Культуралы үсемлекләргә үсәргә комачаулый, аларны чүпли торган кыргый үсемлек, чит үсемлек. с. Культуралы үсемлекләргә комачаулый, аларны чүпли торган чүп үлән 4. Бер иш нәрсәдә, мәс. ашлыкта, җиләктә һ. б. ш. була торган чит нәрсәләр, чит вак-төяк кисәкләр 5. күч. Әһәмияте, кыйммәте булмаган, кирәкмәгән яки яраксыз нәрсә мин дидисәм... аллалар, шаһлар, кануннар булалар бер чүп кенә. Бик җиңел эш, бик вак нәрсә 6. күч. Бернинди әһәмияте булмаган, кирәксез кеше, түбән кеше берсе тырыш булса, алтавы чүп 7. Имезүче ана хайваннарда туманы чолгап алган, аны тукландыру һәм матдәләр алмашы өчен хезмәт иткән яры (тума дөньяга килгәндә аерылып чыга). II. ЧҮП – ЧУП – аваз. 1. Үпкәндә барлыкка килгән тавышны белдерә 2. Тамчы тамганда һ. б. ш. вакытта барлыкка килгән тавышны белдерә
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.